Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2020, 01:17

Бездә икеләтә бәйрәм!

11 октябрь – Башкортстан Республикасы көне.

Бу көнне 1990 елда республиканың Югары Советы Башкорт Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән иде. Бүген декларация игълан ителүгә 30 ел тулу билгеләп үтелде. Шулай ук бүген республика башкаласы Шәһәр көнен – Уфа кирмәненә нигез салынуның 446 еллыгын бәйрәм итте. Бу бәйрәм коронавирус пандемиясе сәбәпле күчерелгән иде.
Республика көне уңаеннан Русия Президенты Владимир Путин Республика Башлыгы Радий Хәбировка котлау җибәрде.
“Башкортстанның югары икътисади потенциалы күп буыннар хезмәте белән булдырылган. Республиканың төп байлыгы аның табигый ресурслары гына түгел. Бүген ул Русиянең иң эре индустриаль төбәкләренең берсе. Милләтара татулык, туган җир турында кайгырту һәм игелекле хезмәт традицияләре алга таба да республиканың чәчәк атуына хезмәт итәр, көчле һәм бердәм Русия булдыруга ярдәм итәр дип ышанам”, диелгән ул котлауда.
Бүген республикада бәйрәм уңаеннан төрле чаралар узды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров курай тавышы астында Салават Юлаев һәм Шәехзадә Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
Бәйрәм чаралары республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә узды. Уфада бәйрәм чаралары кысасында ике урында – Уфа мэриясе каршындагы һәм Конгресс-холл мәйданнарында концерт узды. Бәйрәм чаралары салют белән тәмамланды.

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text
Читайте нас: