Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2020, 11:30

Ач калмабыз

Авыл хуҗалыгында хәлләр әйбәт. Ул коронавируска бирешеп тормаган.

В.Путин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Тәбрикнамәдә болай диелә: "Кадерле дуслар! Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, бик мөһим һәм кирәкле хезмәтегез, үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз һәм туган җирегезгә мәхәббәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең киеренке, көндәлек хезмәтегез һәр йортта, һәр гаиләдә кирәк. Сез Русиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез, илебезнең дөньяда әйдәп баручы аграр продукция җитештерүчеләрнең берсе буларак позициясен ныгытасыз һәм бу мәсьәләләрне һәрвакыт бик яхшы хәл итәсез.
Соңгы елларда безнең агросәнәгать комплексы чыннан да, бернинди арттырусыз, соклангыч нәтиҗәләргә иреште. Шунысы мөһим, тармак, чын лидер буларак, даими рәвештә алга бара, үзенең нәтиҗәлелеген, җитештерү күләмнәрен арттыра. Бүген Русия үзен барлык төп азык-төлек товарлары төрләре буенча тулысынча диярлек тәэмин итеп кенә калмый, чит илләргә кертүне дә ел саен арттыра, глобаль базарларны үзләштерә".
Президент шуны ассызыклады: коронавирус эпидемиясе белән бәйле катлаулы шартларда да авыл хуҗалыгы тотрыклы эшләвен дәвам итте, иң катлаулы айларда да азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкмады, чәчү үз вакытында һәм тулы күләмдә үткәрелде, ук урып-җыю кампаниясе башланды.
Быел уңыш яхшы булачак, җыеп алынган бөртеклеләр күләме 120 миллион тоннадан артык булачак, дип әйтергә мөмкин. Кайчандыр 100 миллион тоннадан артык күрсәткечләр рекордлы саналган, ә хәзер бу – тотрыклы традиция. Моннан тыш, терлекчелек продукциясен, шул исәптән ит һәм сөт җитештерү дә шактый арткан. Теплица яшелчәчелегендә үсеш темплары яхшы.
Әлбәттә инде, мондый казанышлар тармак хезмәткәрләренең югары профессионализмыннан, энергиясеннән һәм фидакарьлегеннән башка мөмкин булмас иде.
Фото: vk.com/chekmagush
Читайте нас: