Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2020, 11:55

Таулы Карабах утта

Владимир Путин Таулы Карабахтагы конфликтка карата белдерү белән чыкты.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Таулы Карабахтагы конфликтка карата белдерү белән чыкты. Аның тексты түбәндәгечә: "Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры Никол Пашинян белән телефоннан сөйләшүләр сериясеннән соң Русия Президенты, гуманитар мәнфәгатьләрдән чыгып, әсирләрне алмашу максатыннан Таулы Карабах конфликты зонасында барган хәрби гамәлләрне туктатырга чакырып мөрәҗәгать итә.
Бу мәсьәләләр буенча консультацияләр уздыру өчен, Русия тышкы эшләр министры арадашчылыгында, 9 октябрьдә Мәскәүгә Әзербайҗан һәм Әрмәнстан тышкы эшләр министрлары чакырыла".
***
Билгеле булуынча, танылмаган Таулы Карабах республикасында 27 сентябрьдә янә хәрби конфликт көйри башлады. Әзербайҗан һәм Әрмәнстан һәр икесе бер-берсен гаепли. Кичә Шушаның шәһәренең төп гыйбадәтханәсе булган Казанчецоцка тагын бер һөҗүм ясалган, зыян күрүчеләр арасында – Русия журналисты Юрий Котенок. Хәрби корреспондент авыр хәлдә, табиблар аның тормышы өчен көрәшә. Котенок белән бергә тагын ике русияле зыян күргән: журналист Левон Арзанов һәм Грант Баладьян, аларның яралары җиңелчәрәк.
Фоточыганак: РИА Новости, http://visualrian.ru/story/list_204794106/6351558.html.
Читайте нас: