Барлык яңалыклар
Новости
8 октябрь 2020, 21:38

Путин Трампнымы, Байденнымы яклый?

Трамп Президентлыгы вакытында 46 тапкыр яңа санкцияләр кабул ителде.

Русия Президенты Владимир Путин “Россия 1” телеканалы журналисты Павел Зарубинга интервью бирде.
П. Зарубин: Таулы Карабахтагы соңгы вакыйгаларны ничек бәялисез?
В.Путин: Бу – фаҗига, без бик борчылабыз. Чөнки Әзербайҗанда да, Әрмәнстанда да, Карабахта да безгә якын кешеләр яши. Русиядә 2 миллионга якын әзербайҗанлы һәм 2 миллионнан артык әрмән яши.
Әлбәттә, бу бик зур фаҗига. Кешеләр һәлак була, зур югалту ике яктан да. Якын арада бу конфликт туктатылыр дип өметләнәбез. Без утны туктатырга чакырабыз. Моны мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк.
П. Зарубин: АКШтагы сайлауда кайсы кандидат: Трамп яки Байден сезгә якынрак?
В.Путин: Без – чит күзәтүчеләр, без тыкшынмыйбыз.
Трамп Президентлыгы вакытында төрле чикләүләр кертелде. 46 тапкыр яңа санкцияләр яисә гамәлдәгеләрен киңәйтү буенча карарлар кабул ителде. Хәзерге Президент хакимияте кече һәм урта ерак ракеталар буенча шартнамәдән чыкты. Бу бик җитди адым.
Хәзер хакимият ачык күк буенча шартнамәдән чыгу процедурасының башлануы турында игълан итте. Бу да безне борчымый калмый.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: