Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2020, 12:14

Путин туган көнен ничек үткәрә?

Бүген – Русия Президенты Владимир ПУТИНның туган көне. Аңа 68 яшь тула.

Бүген – Русия Президенты Владимир ПУТИНның туган көне. Аңа 68 яшь тула.
Владимир Владимирович Путин 1952 елның 7 октябрендә Ленинград шәһәрендә дөньяга килгән. Ленинград дәүләт университетын, Дәүләт иминлеге комитетының Югары мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт юлын СССР контрразведкасында башлаган. Германиядә хезмәт иткән, немец телендә иркен сөйләшә. 2000 елдан – Русия Президенты. Быел ул ил башлыгы вазыйфасында уналтынчы туган көнен билгели.
Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, Владимир Путин үзенең туган көнен эштә уздырачак. Көннең беренче яртысында аның графигында дистәдән артык телефон аша сөйләшүләр каралган. . Туганнары һәм дуслары белән очрашу көннең икенче яртысына планлаштырылган.
Узган ел туган көне алдыннан ил башлыгы Русиянең оборона министры Сергей Шойгу белән Себер тайгасында ял иткән иде. Тыва Республикасында алар тауга да менеп төштеләр. Рәсми тәбрикләүләрне Путин шуннан кайткач кабл итте. Быелга Президентның көндәлек планнарында мондый чаралар каралмаган.
Фото: vsevybory.ru
Читайте нас: