Барлык яңалыклар
Новости
6 октябрь 2020, 13:25

Таулы Карабахта атышлар

Һәлак булучылар һәм яраланучылар саны ике меңнән артып киткән.

Әрмәнстан инициативасы буенча Владимир Путинның Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры Никол Пашинян белән телефоннан сөйләшүе булды.
Таулы Карабах конфликты зонасындагы кораллы каршылык буенча фикер алышу дәвам итте. Ике президент конфликтның масштаблы характерга ия булуы һәм җитди югалтуларга китерүе, шул исәптән тыныч халык арасындагы корбаннар булуы турында сөйләштеләр.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин хәрби хәрәкәтләрне туктату кирәклеген янә ассызыклады.
***
Таулы Карабахта вәзгыять 27 сентябрьдә кискенләшкән иде. Һәр ике як – Азәрбәйҗан һәм Әрманстан – үзен хаклы дип саный, бу төбәккә үз хокукларын даулый.
Дөнья илләре тарафыннан мөстәкыйльлеге танылмаган Таулы Карабах республикасы башкаласы Степанакертта дүшәмбе көнне шартлаулар сериясе яңгыраган. Алар үзәккә якын ук ишетелгән, һава тревогасы сиренасын кабызганнар. Байтак йортлар җимерелгән, кибетләр эшләми.
Бәрелешләр башланганнан бирле һәлак булучылар һәм яраланучылар саны ике яктан да ике меңнән артып киткән.
Фото: ria.ru (http://visualrian.ru/story/list_204405488/6348248.html).
Читайте нас: