Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2020, 22:59

Укытучылар көне белән котлау

Русия Президенты Владимир Путин ил педагогларын һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән котлады.

“Бүген илебездә миллионлаган кеше бу бәйрәмне сезнең белән бергә билгеләп үтә, үз укытучыларына һәм остазларына тирән рәхмәт һәм олылау хисләре кичерә. Чөнки без барыбыз да кайчандыр укучылар идек. Мәктәп еллары, безнең өчен зур Белем дөньясы ачкан, казанышларыбызга һәм җиңүләребезгә чын күңелдән шатланган, авырлыкларны җиңеп чыгарга булышкан яраткан педагоглар турында истәлекләр һәрберебезнең йөрәгендә мәңге сакланыр”, диелгән Президент котлавында.
Русия Президенты Укытучылар көне уңаеннан педагогик югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары белән дә очрашты. Чара видеоконференция режимында барды.
“Һәрвакыт безнең илдә укытучыларга аерым хөрмәт белән карыйлар. Педагогларның, медицина хезмәткәрләренең, җәмгыять өчен бик мөһим булган башка һөнәр ияләренең бөеклеген, әһәмиятен без барыбыз да эпидемиянең авыр чорында, бигрәк тә авыр чикләү чаралары айларында тулысынча бәяләдек. Барысына да: укучыларга да, ата-аналарга да, укытучыларга да бик авыр булганын аңлыйм. Әмма сез бер команда кебек бик яхшы эшләдек. Кыска вакыт эчендә укытучылар уку процессын җайга сала алдылар, дистанцион рәвештә яңа технологияләр һәм заманча алымнар кулланып дәресләр алып бардылар.
Сүз уңаенда, менә нәрсә әйтәсем килә. Гомумән алганда, дөньяда мәгариф проблемалары, белем дәрәҗәсен саклау шактый кискен, бигрәк тә пандемия чорында. Берләшкән милләтләр оешмасында күп кенә илләрдә пандемия һәм чикләүләр белән бәйле рәвештә белем дәрәҗәсенең кимүе турында борчылдылар, ә бездә бу хәл булмады”, дип чыгыш ясады Владимир Путин.

Фото: darelfonyn.kpfu.ru
Читайте нас: