Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь 2020, 10:25

Урманнарда жуликлык чәчәк аткан булган

Хәзер моңа чик куярга җыеналар.

В.Путин видеоконференция режимында урман комплексын үстерү һәм декриминальләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Президент федерациядәге урманчылык хуҗалыгы торышына бәя бирде. Аның әйтүенчә, XX гасырның соңгы унъеллыгында дөнья сәүдәсендә Русиянең урман продукциясе өлеше 18 проценттан ике процентка кадәр кимегән. Чөнки урман кишәрлекләрен бүлеп бирүнең соры схемалары, беркайчан да булмаганча, жуликлык, урманны ерткычларча кисү күренеше чәчәк аткан.
2006 елда бу өлкәдә тамырдан реформа үткәрелгән иде, нәтиҗәдә, арендага алынган территорияләр мәйданы, агач әзерләү күләме, фанера, целлюлоза, кәгазь, мебель, ягулык җитештерү арткан. Шул ук вакытта урман комплексында кискен проблемалар күп әле, аеруча урманнарны яңадан торгызу бурычы игътибардан читтә кала.
Президент Хөкүмәт алдына берничә төп бурыч куйды. Беренчедән, эшкәртелмәгән агач материалын контрольсез чыгаруны катгый туктатырга, моның өчен урман комплексының федераль мәгълүмати системасын эшләтеп җибәрергә кирәк була. Ул киләсе елның 1 гыйнварыннан эшли башларга тиеш, ә 1 июльдән аны куллану мәҗбүри булыр дип көтелә.
Янә бер бурыч – производстволарны яңадан җиһазлауга ташламалы кредитлар бирү һәм агачны тирәнтен эшкәртү куәтләрен булдыру. Мондый программа киләсе елның 1 гыйнварыннан старт алырга тиеш.
Шулай ук Федераль дәүләт урман инспекторы вазыйфасын кертергә, ә урман күзәтчелеген (надзорын) агач ташу һәм эшкәртү юнәлешенә дә җәелдерергә телиләр.
Өченче бурыч – бизнесны үстерү һәм ил икътисады тарафыннан урман хуҗалыгы продукциясен куллануны стимуллаштыру. Мисалга, агач йортлар төзелешен үстерү юлы перспективалы, диелде.
Аерым алганда, аларга авыл җирлегендә яшь белгечләр өчен дәүләт ярдәме (торак сатып алу яки төзү) чараларын кертү тәкъдиме дә булды.
Читайте нас: