Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2020, 22:26

Трампта коронавирус!

Путин Трампның һәм аның хатынының тизрәк терелүен тели.

Русия Президенты Владимир Путин Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трампка телеграмма юллады. Телеграммада Президентның һәм аның хатынының тизрәк терелүләренә теләк белдерелгән.
“Сезгә хас булган тормыш энергиясе, рух күтәренкелеге һәм оптимизм куркыныч вирусны җиңәргә ярдәм итәчәгенә ышанам”, – диелгән телеграммада.
“Бүген төнлә Меланья Трамп һәм минем COVID-19 тесты уңай нәтиҗә күрсәтте. Без кичекмәстән карантинга һәм дәвалануга китәбез. Без моны бергәләп җиңәчәкбез”, – дип язган иде Америка лидеры Twitter сәхифәсендә.
АКШ Президенты Дональд Трамп элегрәк коронавирустан үлем дәрәҗәсе түбән булган илләр статистикасына ышанмавын белдергән иде. Бу хакта ул Ак йортта узган матбугат конференциясендә хәбәр иткән. Америка лидеры АКШта зарарланган һәм үлгән гражданнар саны буенча мәгълүматны дөрес дип саный. Әмма барлык инфекцияле кешеләр арасында коронавирус корбаннарының зур булмаган өлеше турында хисап тотучы дәүләтләрнең мәгълүматлары анда ышаныч уятмый. “Мин Кытай һәм башка илләр буенча мәгълүматларга ышанмыйм, анда үлүче кешеләр аз була. Әмма сез яңалыкларны карыйсыз һәм ниләр булганын күрәсез”, – дип белдергән иде Трамп.
Дональд Трамп АКШ Президенты булырга икенче кандидат – Джо Байден белән сайлау алды дебатында катнашкан иде. Байденның авыруы әлегә билгеле түгел. Сайлаулар 3 ноябрь узачак.

Фото: mt-smi.mirtesen.ru
Читайте нас: