Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь 2020, 14:23

Сары каеш билләрдә...

Бүген 18 – 27 яшьләрдәге егетләрне хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Русия буенча барлыгы 128 мең кеше ир-егет өсләренә солдат шинеле киеп, билләренә җырларда җырланган сары каеш буарга тиеш. Шуларның 4 меңнән артыгы – Башкортстан егетләре. Бу хакта тулырак – сайтта!

Бүген 18 – 27 яшьләрдәге егетләрне хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Русия буенча барлыгы 128 мең кеше ир-егет өсләренә солдат шинеле киеп, билләренә җырларда җырланган сары каеш буарга тиеш. Шуларның 4 меңнән артыгы – Башкортстан егетләре.
Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указына ярашлы, Башкортстан Республикасының Хәрби комиссариаты 2020 елның 1 октябреннән гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыруга кереште. Хезмәткә барлыгы 4 меңнән артык егет җибәреләчәк. Арада иң сәләтле яшьләр фәнни роталарга юл алачак.
Быелгы кампания шактый катлаулы. Ул коронавирус пандемиясе шартларында үтә. Шуңа күрә дә әлеге инфекциянең Кораллы Көчләргә үтеп керүенә юл куярга ярамый. Моның өчен күпсанлы кирәкле чаралар тормышка ашырыла.
“Республиканың хәрби комиссариатларында, юлларда һәм хәрби частьләрдә куркыныч инфекциянең таралуына юл куймау өчен, барлык профилактика һәм контроль чаралары да үтәләчәк. Җыелу пунктларына килүчеләрнең мотлак температурасы үлчәнәчәк”, – дип билгеләп үтте Башкортстан республикасы буенча хәрби комиссар вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полковник Рамил Хәйретдинов.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар барысы да җыелу пунктларына килү белән экспресс-тестлар узачак.
Моннан тыш, барлык биналарда да көн саен һаваны зарарсызландырылачак. Моның өчен бактерицид нурландыргычлар кулланылырга тиеш. Җыелу пунктында призывникларга шәхси гигиена әйберләре һәм битлек салынган махсус контейнерлар биреләчәк.
Респиратор авыруларының билгеләре булган яңа егетләр кичекмәстән изоляцияләнәчәк, коронавирус инфекциясе булу-булмауга тест үтәчәк һәм бөтен кирәкле медицина ярдәмен алачак.
Хәрби хезмәткә чакыру агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: https://www.bashkortostan.ru/
Читайте нас: