Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 12:20

Тынычланырга иртә

Кешеләр никадәр мәкерле авыру белән очрашканнарын кайчак аңламыйлар да, бу – шундый тыныч, күзгә күренми торган, әмма бик куркыныч дошман, диде Президент.

Владимир Путин видеоконференция режимында Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Анда игътибарның күп өлеше коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыятькә юнәлтелде.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова инфекциянең таралуына юл куймау һәм медицина хезмәткәрләренә түләүләр, хәвефсезлек чаралары турында чыгыш ясады. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко СОVID-19 вакциналары өстендә эш барышы, шулай ук гриппка каршы сезонлы прививка кампаниясе турында хәбәр итте.
Татьяна Голикова инфекция белән авыручыларның, шулай ук тестлар үткәрүнең артуын билгеләде. Авыру очракларының 23-25 процентында симптомнар сизелми, 49 процентында – ОРВИ, ә 25-27 процентында хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы рәвешендә үтә икән. Аның әйтүенчә, авыручыларның 80-85 проценты чир йоктыруның сәбәбен битлек режимын үтәмәүдә һәм массакүләм чараларда катнашуда күрә. Әгәр язгы чикләү чараларын кертергә теләмәсәк, битлек режимын, социаль дистанция кебек чараларны үтәү мотлак.
Тикшеренүләр шуны да ачыклаган: студент коллективларында авыру очраклары 2,7-2,9 процент тирәсе. Мәктәп укучылары арасында бу күрсәткеч ике тапкырга кимрәк икән – 1,3 процент.
Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/64111.
Читайте нас: