Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 00:54

Дәүләт Советы утырышы

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышын уздырды.

Анда ул 2030 елга кадәр ил үсешендәге максатлар, пандемия турында сөйләде.
“Агымдагы, юбилей елында Дәүләт Советы яңа статуска ия булды, ул илнең Төп законында – Русия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән. Бу карар барлык дәрәҗәдәге хакимият эшчәнлегенә уңай йогынты ясар, аларга агымдагы бурычларны хәл итүдә дә, перспектив планнарыбызны тормышка ашыруда да өстәмә импульс бирер дип ышанам.
Эпидемиягә каршы көрәш әле тәмамланмаган, ул дәвам итә. Йомшарырга, уяулыкны югалтырга ярамый. Бүген без бу куркыныч авыру турында, профилактика эшен ничек төзергә кирәклеген беләбез. Инфекция таралуга каршы көрәш буенча безнең уртак тырышлыгыбызның нәтиҗәсе нәкъ менә шуңа бәйле.
Әлбәттә, агымдагы кыенлыкларга карамастан, безгә алга карарга, кешенең, аның гаиләсенең тормышын, иминлеген билгели торган барлык өлкәләрдә озак вакытлы ориентирлар бирергә, формаль күрсәткечләргә генә ирешеп калмыйча, кешеләрнең тормышы яхшырсын өчен, эшебезнең һәр юнәлеше буенча нәтиҗәлелеккә ирешергә кирәк.
Безнең барлык максатларыбыз, бүгенге көндә нинди генә авырлыклар булуга карамастан, үзгәрешсез кала. Бу – кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау, тормыш өчен уңайлы һәм хәвефсез мохит булдыру, икътисадны ныгыту һәм гражданнарның үз максатларын тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачу, шулай ук санлы технологияләрне киң һәм бөтен җирдә гамәлгә кертү”.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: