Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2020, 00:25

Таулы Карабахта бәрелешләр

Тыныч халык арасында корбаннар бар.

Владимир Путинның Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры Никол Пашинян белән телефоннан сөйләшүе булды. Сөйләшү Әрмәнстан ягы инициативасы буенча үтте.
Таулы Карабах конфликты зонасында вәзгыятьнең кинәт кискенләшүе турында фикер алышу булды. Киң масштаблы бәрелешләр башлануга бәйле рәвештә Русия ягыннан җитди борчылу белдерелде. Билгеләп үтелгәнчә, каршы торуның алга таба эскалациясенә юл куймас өчен тырышу мөһим, ә иң мөһиме – хәрби гамәлләрне туктатырга кирәк.
Русия Мәгълүмат агентлыгы (РИА) хәбәр итүенчә, Әрмәнстан парламентының ашыгыч утырышында Никол Пашинян, Ереван Таулы Карабахның бәйсезлеген тану мөмкинлеген карый, дип белдергән. Аның фикеренчә, бу мәсьәләне үтә җитди өйрәнергә, иҗтимагый фикер алышулар үткәрергә кирәк. “Без вакыйгалар үсешенең барлык мөмкинлекләре, барлык сценарийлары турында фикер алышабыз”, – дигән ул.
Билгеле булуынча, бүген иртән Таулы Карабахта кораллы бәрелешләр булган. Аның территориясендә, шул исәптән Степанакертта, тыныч халык арасында корбаннар бар. Баку һәм Ереван бер-берсен вәзгыятьнең кискенләшүе өчен гаепли. Әрмәнстан хакимияте һәм Таулы Карабах җитәкчелеге хәрби хәл керткән һәм гомуми мобилизация игълан иткән.
Карабах конфликты күптәннән көйри, 1988 елның февралендә дә кискенләшкән иде. Ул чакта Таулы Карабах автоном өлкәсе Азәрбайҗан ССРы составыннан чыгу турында игълан итте.
Чыганаклар: Кремлин.ру, РИА Яңалыклар.
Читайте нас: