Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2020, 12:38

Пенсияләр бары тик “Мир” картасына гына күчереләчәк

1 октябрьдән Русия пенсионерларын кайбер үзгәрешләр көтә. Нинди үзгәрешләр, дип сорыйсызмы? Җавап – сайтта.

1 октябрьдән Русия пенсионерларын кайбер үзгәрешләр көтә. Нинди үзгәрешләр, дип сорыйсызмы? Сөйләп бирәбез.
Әгәр дә сез, яки танышыгыз, хаклы ялда булып, пенсиягезне “VISА” яки “Mastercard” картасына алган булсагыз, аны кичекмәстән “Мир” картасына алыштырырга кирәк. 1 октябрьдән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр бары тик “Мир” картасына гына күчереләчәк. Бу үзгәреш барлык төр банк карталарына күчерелгән пенсияләргә дә кагыла.
“Мир” картасына күчмәгән очракта сез пенсиягезне ала алмаячаксыз. Ул Русия Пенсия фондына кайтарылачак һәм ахырда сезгә акчаларыгызны юллап йөрергә туры киләчәк. “Мир” картасының нинди банкка каравы бернинди дә роль уйнамый, аны теләсә кайсы банктан алырга мөмкин.
Әгәр дә инде сез пенсия акчаларыгызны почта бүлекчәләренә барып алсагыз, яки аны өегезгә китерсәләр, борчылырга бөтенләй урын юк. Сез аны элекке тәртип буенча алачаксыз.
Тагын бер үзгәреш: Русия Президенты Владимир Путинның махсус карары белән 1 октябрьдән элекке хәрбиләрнең, Җәзалар башкару федераль хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең пенсияләре 3 процента күтәреләчәк.
Фото: muravlenko24.ru
Читайте нас: