Барлык яңалыклар
Новости
26 сентябрь 2020, 12:59

Америка телевидениесе алдый

“АКШ телевидениесендә Русия турында тискәре хәбәрләр генә күрсәтелә”, ди Владимир Познер.

Русия Президенты Владимир Путин халыкара мәгълүмат хәвефсезлеге өлкәсендә Русия-Америка хезмәттәшлеген тергезү буенча комплекслы чаралар программасы турында белдерү белән чыкты.

“Санлы технологияләр өлкәсендә масштаблы конфронтация барлыкка килү куркынычы туды. Аны булдырмау өчен халыкара мәгълүмат хәвефсезлеге өлкәсендә төп уенчыларга аерым җаваплылык йөкләнә. Моның белән бәйле рәвештә, АКШка мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән файдалану өлкәсендә безнең мөнәсәбәтләрне яңадан эшләтеп җибәрү буенча гамәли чараларның комплекслы программасын хуплау тәкъдиме белән кабат мөрәҗәгать итәргә теләр идек.
Беренче. Мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча ике яклы даими ведомствоара диалогны тергезергә.
Икенче. Атом-төш хәвефен киметү үзәкләре, компьютер инцидентларына оператив җавап бирү төркемнәре һәм милли, шул исәптән мәгълүмати, хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре белән бәйле структуралар кысаларында югары дәрәҗәдәге вазыйфалы затлар арасында элемтә каналларының өзлексез һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итәргә.
Өченче. Совет-Америка төзегән ачык диңгездә һәм һава киңлегендә инцидентларны булдырмау турындагы 1972 елның 25 маенда чыккан гамәлдәге килешүе белән тәңгәл килеп, мәгълүмат киңлегендә инцидентларны булдырмау турында ике яклы хөкүмәтара килешүгә ирешергә.
Дүртенче. Сайлау процессларын да кертеп, бер-берсенең эчке эшләренә тыкшынмау гарантияләре белән алмашырга кирәк, шул исәптән югары технологияле ысулллар кулланып.
Шул ук вакытта Владимир Познер АКШта ни өчен Русияне “дошман” итеп санауларын аңлатты. Познер фикеренчә, АКШ халкы Русияне Америка телевидениесенең Русиядә барган вакыйгаларны үзенчә яктыртуы сәбәпле, дошман буларак кабул итә. “АКШ телевидениесендә Русия турында тискәре хәбәрләр генә күрсәтелә”, ди Владимир Познер.

Фото: proza.ru
Читайте нас: