Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2020, 01:10

Путинны – Нобель бүләгенә!

Элегрәк АКШ президенты Дональд Трамп та Нобель премиясенә тәкъдим ителгән иде.

Русия Президенты Владимир Путинны дөньяның Нобель премиясенә тәкъдим иттеләр. Нобель комитетына язучы Сергей Комков гариза юллаган.
“Минем гаризамны Нобель комитеты биргәннән соң эш кузгалды. Һәм аны беркем дә туктата алмый”, – дип язган ул Facebook сәхифәсендә.
Гариза 10 сентябрьдә бирелгән. Сергеей Комков коронавируска каршы көрәштә 27 илгә гуманитар ярдәм күрсәткәне һәм Русия Конституциясенә Ходайга кагылышлы төзәтмәләр керткәне өчен Русия Президентын бүләкләүне сорый.
2013 елда Сергей Комков Владимир Путинны Сүриядә тынычлык урнаштыру өчен премиягә тәкъдим итүгә гариза җибәргән иде. Ул чакта кандидатура кире кагылды.
Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков Путин кандидатурасын бүләккә тәкъдим итүне шәрехләп, Нобель премиясенә төрле кандидатлар тәкъдим ителүен билгеләп үтте.
“Номинантларны карау буенча билгеле процедуралар бар. Әгәр карар кабул ителсә – бик яхшы, юк икән, бер дә куркыныч түгел”, – ди Дмитрий Песков.
Политолог Александр Асафов сүзләренә караганда, премиягә Путин кандидатурасын тәкъдим итү дөрес.
“Без коронавируска каршы “Спутник V” вакцинасы белән мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә әзер. Бу ниятләр, гамәлләр, эшләр һәм тәкъдимнәр өчен Путин Нобель премиясенә лаек”, – ди Александр Асафов.Шул ук вакытта, политолог фикеренчә, мондый карар Нобель комитеты тарафыннан кабул ителмәячәк.
Элегрәк Швеция парламенты депутаты Магнус Якобссон АКШ президенты Дональд Трамп һәм Сербия хөкүмәтен “тынычлык һәм икътисади үсеш хакына аларның уртак эше өчен” Нобель премиясенә тәкъдим иткән иде.

Фото: hotgeo.ru
Читайте нас: