Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2020, 09:09

2021 елда пенсияләр күпмегә артачак?

Киләсе елда русиялеләрнең пенсияләре 6,3 процентка артырга тиеш. Тик бу барлык пенсионерларга да кагыламы соң? Пенсияләр төгәл ничә сумга артачак? Җавап – сайтта!

Киләсе елда русиялеләрнең пенсияләре 6,3 процентка артырга тиеш. Тик бу барлык пенсионерларга да кагыламы соң? Пенсияләр төгәл ничә сумга артачак?
Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә сенаторлар белән очрашуда әлеге мәсьәләгә кагылып, 2021 елда пенсияләрнең 6,3 процентка артачагына ышандырды. Тик бу индексация бары тик бер кайда да эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре күтәрелмәячәк. Ил башлыгы билгеләвенчә, 2021 елда бер кайда да эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 17 443 сум тәшкил итәргә тиеш. Бу еллык инфляция күрсәткеченнән 1,5 тапкырга артыграк. 2022 елда уртача пенсия 18 мең сумнан артып китәргә тиеш, ә 2023 елда ул 19 мең сумнан да ким булмаячак.
Былтыр Русиядәге уртача пенсия күләме 2018 ел белән чагыштырганда 1,5 процентка арткан һәм 15 041 сум тәшкил иткән. Ягъни, илдә эшләмәүче өлкәннәр, узган ел белән чагыштырганда, 668 сумга артыграк ала башлаган. Ике ел эчендә исә уртача пенсия бу күрсәткечтән 2402 сумга артыграк булырга тиеш.
Шунысын да өстик, быел Русиядә пенсионерлар саны да арткан. Хәзер алар 44,5 миллион кеше тәшкил итә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 792 100 кешегә артыграк.
Фото: https://www.if24.ru/
Читайте нас: