Барлык яңалыклар
Новости
24 сентябрь 2020, 11:19

Укы гына!

Киләсе елда югары уку йортларында бюджет урыннары саны тагын 33 меңгә артачак.

Русия Федерациясе Президенты Кремльдә сенаторлар белән очрашты.
В.Путин тәүдә эпидемиянең катлаулы чорында җаваплы закон актларын оператив кабул итүләре өчен парламентның югары палатасына рәхмәт белдерде. Шулай ук Конституциягә төзәтмәләр әзерләүдә Федерация Советы вәкилләренең актив катнашуын аерым билгеләп үтте.
Президент Төп законда формалаштырылган идеяләрнең кануннарда һәм гражданнарның көндәлек тормышында чагылырга тиешлеген ассызыклады. Халыкның ихтыяҗлары иң мөһим финанс документында – 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына булган федераль бюджетта – чагылыш табарга тиешлегенә басым ясады.
Чыгышның шактый өлеше социаль мәсьәләләргә багышланды, бу өлкәдә ирешелгәннәр телгә алынды. Мисалга, В. Путин ана капиталының гомуми күләменең (ике бала өчен) 616 мең 617 сумга кадәр артуын әйтте. Белүебезчә, беренче бала тугач, гаилә 466 мең 617 сум алуга хокуклы. Шунысы да мөһим: ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк.
Өч елга кадәр балага түләү конкрет төбәктәге бер яшәү минимумын тәшкил итә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап (бу – Президент Юлламасында билгеләнгән мөһим карарларның берсе) 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр дә бирелә. Аның күләме әлегә конкрет төбәктәге яшәү минимумының яртысын тәшкил итә. Уртача ил буенча бу – 5,5 мең сум. Эпидемия белән бәйле катлаулы ситуацияне исәпкә алып, гаиләләр беренче яртыеллыкта түләүләрне алды.
Агымдагы елның 1 сентябреннән башлангыч мәктәп укучылары (1-4 сыйныфларда) кайнар ризык белән тәэмин ителә башлады. Нәтиҗәдә, 7 миллионнан артык бала бушлай кайнар ризык алачак.
Быелның сентябреннән башлап сыйныф җитәкчеләре 5 мең сум күләмендә федераль түләүләр алырга тиеш.
Агымдагы елда югары уку йортларында (күпчелек очракта төбәкләрдә) өстәмә рәвештә 11,5 мең бюджет урыны финансланды. Киләсе елда югары уку йортларында бюджет урыннары саны тагын 33 меңгә артачак.
Ягъни дәүләт гаиләләргә ярдәм итүне, балалар тууны дәртләндерүне төп максатларның берсе дип саный – бу, әлбәттә, өметле күренеш.
Читайте нас: