Русия Президенты Владимир Путинның “Балалары булган гаиләләргә коронавирус шартларында өстәмә социаль ярдәм” турындагы Указына ярашлы, 2017 елның 1 апреленнән алып 2020 елның 30 июненә кадәр туган балалары булган гаиләләр апрель, май, июнь айларында һәр ай өчен 5000 сум күләмендәге өстәмә алу хокукына ия иде. Ә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, әгәр балага 2020 елның 1 июленә кадәр 16 яшь тулмаса, 10 000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм алу хокукы бирелде. Шунысын да өстик, 10 000 сумлык ярдәм “бер тапкыр бирелә торган” дип аталса да, чынлыкта, ул ике тапкыр бирелде. Беренче тапкыр бу акча гаиләләргә июнь аенда күчерелсә, икенче “транш” түләүләр июль аенда булды.
10 000 сумлык өстәмә финанс ярдәме 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 сентябренә кадәр туган балаларга күрсәтелә. Акча артыннан балага өч яшь тулган айдан иртәрәк мөрәҗәгать итәргә ярамый. Аңлатып үтик: сабыегыз 2017 елның сентябрендә туган икән, сез аңа 10 000 сумлык дәүләт ярдәме алу өчен Русия Пенсия фондының төбәк бүлекчәсенә быелгы сентябрьдә гариза тапшырып өлгерергә тиешсез. 1 октябрьдән мондый ярдәм күрсәтү туктатылачак.
Гариза өлгеләрен түбәндәге сылтанмалар буенча алырга мөмкин:
өч яшькә кадәрге балаларга 5000 сум күләмендәге ярдәм алу өчен гариза өлгесе – gosuslugi.ru/395593/1;
өч яшьтән уналты яшькә кадәрге балаларга 10 000 сум күләмендәге ярдәм алу өчен гариза өлгесе – posobie16.gosuslugi.ru.
30 сентябрь – гаризалар кабул итүнең соңгы көне.
Фото: https: tulpar.rbsmi.ru