Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2020, 11:30

Президент көньяк осетиннарны котлады

В.Путин билгеләп үткәнчә, утыз ел элек көньяк осетин халкы, авыр сынауларны батырларча җиңеп, азатлык һәм мөстәкыйльлеккә үз хокукын саклап калды.Фотода: Көньяк Осетия Республикасы Президенты Анатолий Бибилов.

Владимир Путин Милли бәйрәмнәре – Республика көне уңаеннан Көньяк Осетия Республикасы Президенты Анатолий Бибиловка котлау телеграммасы юллады.
Русия Федерациясе башлыгы билгеләп үткәнчә, утыз ел элек көньяк осетин халкы, авыр сынауларны батырларча җиңеп, азатлык һәм мөстәкыйльлеккә үз хокукын саклап калды.
"Ышанам ки, безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр Союздашлык һәм интеграция турындагы килешү рухында алга таба да үсәчәк. Русия үз ягыннан актуаль социаль-икътисадый бурычларны хәл итүдә, шулай ук дәүләт иминлеген тәэмин итүдә Көньяк Осетиягә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк", – дип ассызыклады котлауда Владимир Владимирович. Ул шулай ук тәбрикләү хатында Анатолий Бибиловка ныклы сәламәтлек һәм дәүләт эшчәнлегендә уңышлар, ә республика халкына тынычлык һәм чәчәк атуны теләвен җиткерде.
Билгеле булуынча, Гөрҗистанда (Грузия) 1991, 2008 елларда килеп туган катлаулы сәяси вәзгыятьтән соң Абхазия һәм Көньяк Осетия Гөрҗистан дәүләтеннән чыккан иде. Русия һәм БМОның берничә дәүләте 2008-2009 елларда Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында таныдылар.
Читайте нас: