Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2020, 01:12

Корал җитештерү үсеш кичерә

Корал җитештерүчеләрнең дә һөнәри бәйрәме бар.

Хәрби-сәнәгать көне алдыннан Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышын уздырды. Чыгышын ул корал җитештерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлаудан башлады:
“Саклану-сәнәгать комплексында эшләүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйсым килә. Ветераннарга, бөтен дөньяга танылган корал җитештерүчеләрнең традицияләрен дәвам иткән, армиябез һәм флотыбызның көчләрен һәм куәтен арттырган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Русия корал җитештерүчеләре уникаль корал үрнәкләрен җитештерә, алар бүген чит ил аналогларын узып китә, ә кайбер очракларда безнең коралның аналоглары юк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, саклану-сәнәгать комплексы җитештерүенең гомуми күләмендә гражданнар продукциясе өлеше елдан-ел артуга бара. 2018 елда 20,9 процент булса, 2019 елда – 24,1 процент. Авиатөзелештә инде 31 проценттан артык, хәтта сугыш кирәк-яраклары өлкәсендә дә 26 процент гражданнар продукциясе.
Киләчәктә югары технологияле продукция җитештерүне арттыру өстәмә керемнәр алырга, заманча эш урыннары булдырырга, ике төрле билгеләнештәге мөһим технологияләр алырга мөмкинлек бирәчәк.
2025 елга саклану-сәнәгать комплексы җитештерүнең гомуми күләмендә югары технологияле граждан продукциясе өлеше 30 процентка, ә 2030 елга 50 процентка җитәргә тиеш,– диде Владимир Путин.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: