Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2020, 13:00

Байлар елармы?

Русия Хөкүмәте Дәүләт Думасына гражданнарның керемнәренә салым ставкасын 15 процентка кадәр арттыру турында закон проектын кертте. Тик әлегә безнең күпчелегебезгә борчылырга урын юк. Миллионерлар кайгырсын! Бу хакта тулырак – сайтта!

Русия Хөкүмәте Дәүләт Думасына гражданнарның керемнәренә салым ставкасын 15 процентка кадәр арттыру турында закон проектын кертте. Бу хакта Дәүләт Думасының сайтында хәбәр ителә.
Бу чара дәүләт бюджетына 2021 елда – 60 миллиард сум, 2022 елда – 64 миллиард, 2023 елда 68,5 миллиард сум күләмендә өстәмә керем китерәчәк. Бу акча “Сәламәтлек саклауны үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыруга юнәлтелергә тиеш.
Русия Хөкүмәтеннән хәбәр итүләренчә, “салым керемнәре федераль бюджетка күчереләчәк һәм Русия Федерациясе Президентының 2020 елның 8 июлендәге ПР-1081 номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, тормыш куркынычы янаган һәм хроник, шул исәптән сирәк (орфан) авырулары булган балаларны дәвалауга юнәлтеләчәк”.
Президент Владимир Путин 2021 елның 1 гыйнварыннан НДФЛның “яссы” шкаласын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, еллык керемнәре 5 миллион сумнан арткан кешеләр өчен аның ставкасы әлеге 13 проценттан 15 процентка кадәр күтәрелергә тиеш. Өстәмә акчаларны балаларны дәвалауга җибәрү тәкъдиме дә ил башлыгыннан чыкты.
Ерак булмаган тарихка күз салсаң, бу чараның безнең өчен яңалык булмавын күрергә мөмкин. Прогрессив салым шкаласы Ельцин бабай чорларында, 1992 – 2000 елларда гамәлгә кертелгән иде инде. Ул вакытта салым ставкасы, гражданнарның кеременә карап, 12 проценттан 60 процентка кадәр тәшкил итте. Хакимияткә Владимир Путин килү белән, аңардан баш тартып, “яссы” шкалага күчерделәр. Шулай итеп, 2001 – 2020 елларда, ягъни 20 ел буена, без барыбыз да – байлар да, ярлылар да, бер үк күләмдә салым түләде. Хәзер ил җитәкчелеге мондый “тигезлек”тән баш тартырга җыена.
Фото: крым.вояже.рф
Читайте нас: