Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2020, 11:50

Нарендра Модига котлаулар агыла

Аңа 70 яшь тулган.Фотода: Һиндстан Республикасы Премьер-министры Нарендра Моди.

Телефоннан сөйләшү барышында РФ Президенты Владимир Путин Һиндстан Республикасы Премьер-министры Нарендра Модины 70 яше белән җылы котлады. Стратегик партнерлык турында декларациянең быел билгеләп үтелә торган 20 еллыгы юнәлешендә Русия-Һинд күпьяклы мөнәсәбәтләрен алга таба да ныгытуга ышаныч белдерелде.
Шулай ук ике лидер үзара элемтәләрнең кайбер гамәли аспектларына кагылдылар, пандемия белән көрәшүдә уртак тырышлык турында сүз булды.
Нарендра Моди Владимир Путинга котлаулары өчен рәхмәт әйтте һәм Русиянең Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКСның гамәлдәге рәисе буларак үткәрә торган эше белән канәгать булуын белдерде.
Шулай ук Русия дәүләте башлыгы Һиндстан Хөкүмәте башлыгына тәбрикләү телеграммасы юллады. Анда Нарендра Модиның үз эшчәнлеге белән ватандашларының лаеклы хөрмәтен һәм дөнья аренасында зур авторитет казануын билгеләде.
“Сезнең җитәкчелектә Һиндстан социаль-икътисадый һәм фәнни-техник үсеш юлыннан уңышлы хәрәкәт итә. Безнең илләр арасында стратегик партнерлыкны ныгытуга керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Арабызда яхшы, иптәшләрчә мөнәсәбәтләр урнашкан. Сезнең белән конструктив диалогны дәвам итүгә һәм актуаль мәсьәләләр буенча бергәләп эшләүгә өметләнәм”, – диелә котлауда.
Читайте нас: