Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2020, 23:18

“Газпром” миллиардлар белән эш итә

Русиянең 11 субъектында газификация тулысынча тәмамланачак, 2025 ел ахырына тагын 24 субъект өстәләчәк.

Русия Президенты Владимир Путин “Газпром” компаниясе башлыгы Алексей Миллер белән очрашты. Анда көзге-кышкы чорга әзерлек һәм төбәкләрне газлаштыру мәсьәләләре, шулай ук “Себер көче” проекты буенча фикер алыштылар.
– Русия Федерациясенең җир асты саклагычларында газ резервы 72,3 миллиард кубометр тәшкил итә. “Газпром” шулай ук Европада җир асты саклагычларына тугыз миллиард кубометрга якын газ кертә. Компания кышкы чорда кулланучыларның барлык ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерәчәк.
Иң төп социаль проектларның берсе – Русия Федерациясе субъектларын газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программалары. 2020 елда без “Газпром” ягыннан финанслау күләмен 1,6 тапкыр арттырдык, “Газпром”ның инвестицияләр күләме 56 миллиард сум, бу 2019 елга караганда 22 миллиард сумга күбрәк. 2350 километр озынлыкта газүткәргеч төзеләчәк, 319 торак пункт газлаштырылган һәм 410 котельный төзелгән. Ил буенча бу ел ахырына газификация дәрәҗәсе 71,4 процент тәшкил итәчәк. Русия Федерациясенең 11 субъектында газификация тулысынча тәмамланачак, 2025 ел ахырына тагын 24 субъектта газификация тулысынча тәмамланачак, – диде Алексей Миллер.
Очрашу ахрында Русия-Монголия-Кытай халык республикасын тоташтырган “Себер көче” проекты тикшерелде.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: