Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2020, 10:18

Башкортстан яшеллек ярата

Республика «Яшел Русия» экологик шимбә өмәләренә әзерләнә.

2020 елда «Яшел Башкортстан» һәм «Җиңү урманы» акцияләре беренче тапкыр «Яшел Россия»Бөтенрусия экологик өмәсе кысаларында узачак. Бу хакта Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Николай Ельников республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
«Яшел Башкортстан» акциясе 19 сентябрьдә Хәйбулла районында старт ала, анда җирле муниципалитет башлыклары агач аллеясы утыртачаклар. Бу атнаның шимбәсендә экологик өмәләр барлык шәһәр һәм районнарда узачак. Халык һәм коммуналь хезмәтләр ишегалларында һәм урамнарда тәртип урнаштырачак, елгаларны һәм күлләрне төзекләндерү һәм чистарту белән шөгыльләнәчәк.
26 сентябрьдә узачак төп чараларда табигать тоышына битараф булмаган халык, укучылар, студентлар, волонтерлар, хезмәт коллективлары, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика хакимият органнары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашачак.
Акцияләрдә 100 меңнән дә ким булмаган кеше катнашыр дип көтелә, 25 мең яшел үсенте утырту планлаштырыла.
Моннан тыш, 26 сентябрьдә муниципалитетларда «Җиңү урманы» акциясе дә узачак. 2020 елда бу чара Русия Президенты Владимир ПУТИН Указы нигезендә апрель аенда башланган «Хәтер бакчасы» акциясенең бер өлеше булды. Илдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә стелалар, обелисклар, һәйкәлләр һәм мемориаллар янында барлыгы 27 миллион агач утырту планлаштырыла.
Һәр муниципалитетта Геройлар аллеясы барлыкка киләчәк. Шәһәрләрдә һәм районнарда акциядә катнашучылар өчен концертлар, конкурслар, музыкаль коллективларның чыгышлары, хәрби-кыр кухнясы эше оештырыла. Оештыручылар барлык чараларны да санитар таләпләргә катгый туры китерергә тиеш.
Экологик акцияләр үткәрү өчен җаваплы кешеләрнең телефон номерлары, эш инвентаре һәм үсентеләрне бирү урыннары турындагы мәгълүмат район һәм кала хакимиятләре сайтларында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылачак. Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала.
Фото: pressaufa.ru
Читайте нас: