Ике президент "А. Навальный эше" тирәсендәге вәзгыять турында фикер алышты. Владимир Путин Русиягә ягылган гаепләүләрнең урынсызлыгын, аларның бернәрсәгә дә нигезләнмәгән булуын ассызыклады. Килеп туган хәлнең реаль шартларын, сәбәпләрен ачыклау өчен Германия белгечләренең Русиягә биоматериалларны, А.Навальныйдан алынган анализларның рәсми нәтиҗәләрен тапшыруы, Русия табиблары белән берлектә эшләве таләп ителә. (Билгеле булуынча, Русия сәясмәне Алексей Навальный, 20 августта Томскидан очкан самолетта кискен авырып киткән иде. Самолетны ашыгыч рәвештә Омскида утыртып, авыруны хастаханәгә салдылар. Тормыш иптәше Юлиянең катгый үтенече буенча, ул дәвалануын Германиядә дәвам итә, хәле яхшыруга таба бара. Чирнең сәбәбен Русия табиблары кандагы шикәр күләме үзгәрүенә бәйләсә, Германия табиблары, сәясмәнне агулаганннар, дигән фикердә.)