Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2020, 23:51

Лукашенко Сочида нишләп йөри?

Лукашенко Сочига турист киемендә килгән.

Русия Президенты Владимир Путин Сочиның Бочаров резиденциясендә Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.
– Мин Сезне Президент сайлауларында җиңүегез белән котлыйм, моңа кадәр язма рәвештә һәм телефон аша котлаган идем. Хәзер моны шәхси очрашуда эшләү мөмкинлегенә шатмын. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар телим.
Без, әлбәттә, Белоруссиядә нәкъ менә шушы сайлаулар белән бәйле сәяси вакыйгалар булуын барыбыз да беләбез. Сез безнең позицияне яхшы беләсез: бернинди басым ясамыйча, тыныч режимда һәм бер-берегез белән сөйләшеп, ситуациядә аңлашып, алга таба уртак фикергә килүегезне телибез, – диде Владимир Путин.
Русия Президенты Белоруссиягә икътисадка ярдәм итү өчен 1,5 миллиард доллар кредит биреләчәген әйтте.
Үз чиратында, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Владимир Путинга икътисади хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәклеген, тышкы агрессиягә каршы тору өчен ике ил дә әзер торырга тиешлеген әйтте.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: