Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2020, 10:50

Акчабыз күпме? Юлыбыз дөресме?

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) чираттагы тикшеренүен үткәрде. Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашты.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) чираттагы тикшеренүен үткәрде. Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашты.
Русиялеләрнең 26 проценты үз матди хәлен тискәре бәяли. 14 процент халыкның финанс хәле исә бар яктан да яхшы. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге аналитиклары әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан.
“Русиялеләрнең күпчелеге , ягъни 60 проценты, үз матди хәлен уртача , дип бәяли, 26 проценты аңа тискәре бәя бирә, 14 процент халыкның финанс хәле исә бар яктан да яхшы”, – диелә ВЦИОМның матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә. Шул ук вакытта 41процент респондентлар киләчәктә дә шулай ук яшәячәкбез, дип ышана; 24 проценты яхшырактормышка өметләнә; 25 проценты таормыш тагын да начараячак, дип саный. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре фикеренчә, халыкта акрынлап тормыш оптимизмы арта. Үзләренең матди хәлен уңай яктан бәяләүчеләр саны буенча, бу – 2020 елның февраленнән башлап иң югары күрсәткеч.
Илдә хәзерге икътисади хәлне русиялеләрнең 12 проценты яхшы дип саный, 49 проценты уртача бәяли. Икътисади торышны тискәре бәяләүчеләр саны 34 процент тәшкил итә. “Русиядә икътисади хәлне бәяләү индексы кризиска кадәрге, март аендагы дәрәҗәгә кайтты”, – дип билгеләп үтте аналитиклар. ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, Русия халкының 33 проценты илдә эшләр дөрес юнәлештә бара дип саный, 37 проценты моның белән өлешчә килешә, ә 25 проценты бөтенләй килешми.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Хөкүмәт ил икътисадын үстерү буенча махсус программа кабул итте. Ул 2030 елга кадәр исәпләнгән һәм халыкның матди хәлен яхшыртуны төп максат итеп куя. Димәк, киләчәктә мондый тикшеренүләрнең нәтиҗәләре яхшырырга тиеш.
Фото: moscow.sm-news.ru
Читайте нас: