Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2020, 14:10

Эшсезлек – көнүзәктә

Мондый хәл илдә 2012 елның мартында булган.

Владимир Путин видеоконференция режимында икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.
Бөтен дөнья кебек үк, агымдагы елда Русия дә объектив икътисади кыенлыклар белән бәрелеште, коронавирус эпидемиясе аркасында, беренче чиратта, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе, аннары төзелеш, кайбер сәнәгать җитештерүләре мәҗбүри рәвештә туктатылды.
Дөрес, Русиядә икътисади түбәнәю, ВВП кимү, башка алдынгы илләргә караганда азрак булып чыкты. Агымдагы елның икенче кварталында ВВП ким Русиядә 8,5 процент тәшкил итсә, АКШта –9,5, еврозонада – 15 процент.
Бүген күп кенә белгечләр иң кискен, кризислы этап артта калды, диләр. Кулланучылар активлыгы үсә, акрынлап узган елгы дәрәҗәгә кайта, электр энергиясен куллану һәм тимер юл буйлап йөк ташу күләме кебек мөһим күрсәткечләр яхшыра.
В.Путин Хөкүмәтнең дә, төбәкләрдәге хезмәттәшләренең дә игътибарын эшсезлек проблемасына юнәлтте. Ул әле шактый югары дәрәҗәдә, икътисадый актив халыкның 6 процентыннан артып китә. Мондый хәл бездә 2012 елның мартында булган, ел ярым элек 4,7 процент иде, хәзер – 6,3 процент. Һәм Хөкүмәт алдына куелган өстенлекле бурыч да искә төшерелде: киләсе ел ахырына мәшгульлекне 2019 ел дәрәҗәсенә кадәр торгызу кирәклеге әйтелде.
Читайте нас: