Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2020, 23:59

Иминлек, иминлек һәм иминлек

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин, Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Оборона министры Сергей Шойгу, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.
“Шик тә юк, техноген аварияләр, гадәттән тыш хәлләр өстәмә куркыныч тудыра. Безнең бурыч, дәүләтнең бурычы – халыкны, илебез гражданнарын, Русия Федерациясе территориясен мондый күренешләрдән саклау”, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.
Утырышта гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевның чыгышы тыңланды.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: