Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2020, 14:52

Президент халык белән “туры элемтә”гә кермәячәк

Быел Владимир Путин белән телевидение аша “туры линия” оештырылмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының сүзчесе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Быел Владимир Путин белән телевидение аша “туры линия” оештырылмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының сүзчесе Дмитрий Песков хәбәр итте.
Эш шунда, март ахырыннан башлап, коронавирус пандемиясе шартларында, Президентка берничә тапкыр телевидение аша халыкка мөрәҗәгатьнамәләр белән чыгарга туры килгән. Шуңа күрә быелга күнегелгән форматта халык белән “туры бәйләнеш” оештыруның хәҗәте юк, дип белдерде Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Аның сүзләренә караганда, “туры линия” элементлары Владимир Путинның 2020 елның декабрендә үтәчәк зур матбугат конференциясенә өстәлергә тиеш. Моның ни рәвешле булачагы әлегә уйланыла. Ләкин халыкка ил җитәкчесе белән аралашу өчен шартлар тудырылачак.
Хәтерегезгә төшерәбез, соңгы тапкыр Владимир Путин “туры линия” форматында русиялеләр белән 2019 елның июнендә аралашты. Бу аның 17нче “туры элемтә”се булды. Баштагы биш турыдан-туры сөйләшү өчәр сәгатькә сузылган иде. 2007 елдан соң мондый элемтәләр тиешле вакытка сыешмый башлады. Иң озыны 2013 елда үтте. Ул 4 сәгать 47 минутка сузылды.
Фото: U-f.ru
Читайте нас: