Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2020, 00:59

Ташкын фаҗигасе бетерелә

Федераль бюджеттан барлыгы 27 миллиард сумнан артык акча бүленгән.

Русия Президенты Владимир Путин 2019 елда Иркутск өлкәсендә булган ташкын нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Президент сүзләренчә, федераль бюджеттан барлыгы 27 миллиард сумнан артык акча үз вакытында бүлеп бирелгән.
“Миңа җиткергәнчә, берничә объект әзер инде. Тулунда 1 сентябрьдән 1275 урынга исәпләнгән мәктәп ачылган, Үзәк урам төзекләндерелгән, шәһәр хастаханәсенең яңа йогышлы авырулар бүлеге эшли башлаган”, – диде Владимир Путин һәм сүзне Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзевка бирде.
“Бүгенге көнгә 7810 бина яшәү өчен яраксыз дип табылган. Торак белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 17 миллиард сум һәм өлкә бюджетыннан дүрт миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шул ук вакытта 222 гаилә ярдәм итү хокукын тормышка ашырмаган. Бүгенге көндә бу гаиләләр йортлар төзелүче яки икенчел базарда торак сатып алуны көтәләр. Бу эшне ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз.
Без йортларны кабат тикшерү уздырдык һәм тагын 475 гаиләгә агымдагы елда ярдәм итү хокукын расладык. 2020 елның 1 сентябренә 116 фатирлы биш һәм 67 шәхси йорт тапшырылган инде. Бүгенге көндә 879 гаилә үзенең көтеп алынган торагын алачак.
Торак биналарны капиталь төзекләндерүгә килгәндә, бүген биналарның 75 проценты төзекләндерелгән, калган эшләрне 2020 елның 30 ноябренә кадәр төгәлләячәкбез, алар барлыгы 2598 торак бинасы. Бу максатларга федераль бюджеттан 585 миллион сум акча бүлеп бирелгән”, – диде Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев.

Фото: ogirk.ru
Читайте нас: