Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2020, 13:15

Кемнәр алар «Русия лидерлары»?

Үз көчләрен 22 меңнән артык галим, 10 меңгә якын табиб сынап караган.

Видеоконференция режимында Президент «Русия лидерлары» идарәчеләре конкурсында җиңүчеләр белән очрашты.
Конкурс инде өченче ел уздырыла һәм нәтиҗәле эшли, яхшы идарәчеләрне ачыкларга һәм аларга яңа мөмкинлекләр ачарга булышлык итә. Конкурста төрле тармак вәкилләре катнаша. Күпләр өчен бу конкурс карьерада чын трамплин булган. Үз көчләрен 22 меңнән артык галим, 10 меңгә якын табиб, шулай ук финанс һәм технологияләр өлкәсендә 60 меңнән артык белгеч сынаган. Катнашучыларның кайберсе конкурс процедуралары тәмамланганчы ук яңа вазифага тәгаенләнгән, шул исәптән эре югары уку йортлары, хастаханәләрне җитәкли башлаган. Кешеләр өчен эшләргә әзер булучыларга өстенлек бирелгән.
Мисалга, Пенза өлкәсеннән Мария Львова-Белова 12 ел буе хәйриячелек белән шөгыльләнә. Балалар йортыннан чыккач инвалид яшьләрнең еш кына картлар һәм психоневрологик интернатлар йортларына эләгүе борчый аны. Аның командасы төзегән йортларда ятим егет-кызлар яши, укый һәм эшли ала. Хәзер бу инде бу технологияне Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән бөтен Русия буенча кертергә тырышалар. Моннан тыш Мариянең 17 баласы бар: аларның бишесе – үзенеке. "Миннән еш кына моның миңа ни өчен кирәк булуын сорыйлар. Миннән соң калачагы минем өчен бик мөһим", – ди ул.
Читайте нас: