Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2020, 09:15

«Ана капиталы» белән тулай торак өчен түләргә мөмкинме?

«Ана капиталы» быел ничә сум? Аны нинди максатларга тотарга мөмкин? Бу акчаларны баланы кайсы уку йортларында укыту өчен файдаланырга мөмкин? «Ана капиталы» белән студентны тулай торакта яшәтү өчен түләргә ярыймы? Ә балалар бакчасы өчен? Бу сорауларга түбәндәге язма җавап бирер.

«Ана капиталы» быел ничә сум? Аны нинди максатларга тотарга мөмкин? Бу акчаларны баланы кайсы уку йортларында укыту өчен файдаланырга мөмкин? «Ана капиталы» белән студентны тулай торакта яшәтү өчен түләргә ярыймы? Ә балалар бакчасы өчен? Бу сорауларга түбәндәге язма җавап бирер.
Башкортстанда «Ана капиталы» сертификатына ия булган 15 меңнән артык гаилә акчаларын балалар укытуга тоткан. «Ана капиталы» турындагы Законга Русия Президенты Владимир ПУТИН кул куйганнан бирле, республикада шушы максатка 863 миллион сум акча күчерелгән. Шулардан 68 миллион сумы быел файдаланылган. Бу хакта Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ хәбәр итте.
Балагызга өч яшь тулгач, сез «Ана капиталы» акчаларын аны укытуга җибәрә аласыз. Бу акчага көллияттә, техникумда яки югары уку йортында түләүле белем алып була. Моның өчен Русия Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинетыгыз, «Госуслуги» дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәкләр (МФЦ), яки пенсия фондының клиент хезмәтләре аша гариза юлларга кирәк. Закон буенча, укырга кергән бала 25 яшьтән зур булмаска тиеш.
Шулай ук «Ана капиталы» акчаларын студентның тулай торакта яшәве өчен түләүгә, сабыегызны балалар бакчасында тәрбияләүгә дә җибәрергә мөмкин. Соңгы очракта «Ана капиталы»н балага өч яшь тулганчы ук файдаланырга мөмкин.
2020 елда «Ана капиталы»ның суммасы 466 617 сум тәшкил итә. Ул гаиләдә беренче бала туу белән бирелә. Икенче балагыз быел туса, шуңа өстәп 150 мең сум акча бирелә.
Фото: Vagayst.ru
Читайте нас: