Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2020, 21:10

Алар алдан бара

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Владимир Путин нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Дәүләт башлыгы телеграммасында, аерым алганда, болай диелә:
"Бай табигый ресурсларга, углеводородларның зур запасларына ия булган Русиянең нефть-газ комплексы икътисадның төп, әйдәүче тармакларының берсе булып санала, илнең энергетик, индустриаль, экспорт потенциалын ныгытуда, территорияләрне үстерүдә, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Әлеге җитди уңышлар артында – галимнәрнең, геологларның, инженерларның, төзүчеләрнең, эшчеләрнең – чын профессионалларның һәм иҗатчыларның күп буыннарының киеренке, фидакарь хезмәте.
Традицияләрне лаеклы дәвам итүегез, яңа перспектив чыганакларны үзләштерүегез, нефть чыгару буенча рекордлар куюыгыз, инновацион, санлы, экологик яктан куркынычсыз технологияләрне киң кертүгә өстенлекле игътибар бирүегез куанычлы. Киләчәктә дә илнең нефтькә һәм газга эчке ихтыяҗларын ышанычлы тәэмин итәргә, энергия ресурслары дөнья базарында Русиянең алдынгы позицияләрен саклап калырга тырышыгыз.
Ышанам ки, сез киләчәктә дә җаваплы бурычларны Русия һәм аның гражданнары файдасына нәтиҗәле хәл итәчәксез".
Читайте нас: