Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2020, 10:53

Мәскәү мэры коронавируска каршы вакцина ясаткан

Элегрәк Русия Президенты Владмир Путин да бер кызының коронавируска каршы вакцина ясатуын белдергән иде.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Мәскәү мэры Сергей Собянин белән эшлекле очрашу уздырды. Анда коронавирус пандемиясе һәм башкаладагы социаль-икътисади вәзгыять турында фикер алыштылар.
Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, коронавирус белән авыручылар өчен бүген хастаханәләрдә 6 меңгә якын урын бар.
Пневмонияләрнең саны да, ИВЛДА булган авыручылар саны да кими. Соңгы айларда хәл тотрыклы.
Вакцинаны әйләнешкә җибәрү белән бер үк вакытта зур сынаулар уздырыла, ул дөньяда иң зурларның берсе – аларда 40 меңгә якын кеше катнашачак, без үзләре теләгәннәргә ирекле язылу мөмкинчелеген тудырдык. Берничә көн эчендә 5 меңнән артык кеше язылды, шуңа күрә бу өстәмә тикшеренүләрдә катнашырга теләгән кешеләрнең саны тупланачагына шик юк”, – диде Сергей Собянин. Президент аннан үзенең вакцинаны ясату-ясатмавын сорады.
Сергей Собянин вакцина ясатуын, хәленең яхшы булуын белдерде.
Элегрәк Русия Президенты Владмир Путин да бер кызының коронавируска каршы вакцина ясатуын белдергән иде.
Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: