Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2020, 17:30

Ун мең сумны сентябрьдә алып кал!

Октябрьдә инде соң булачак...

Русия Президенты Владимир ПУТИНның “Балалары булган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм” турында Указына ярашлы, 2017 елның 1 апреленнән алып 2020 елның 30 июненә кадәр туган балалары булган гаиләләр апрель, май, июнь айларында һәр ай өчен 5000 сум күләмендәге өстәмә алу хокукына ия иде. Ә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, әгәр балага 2020 елның 1 июленә кадәр 16 яшь тулмаса, 10 000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм алу хокукы бирелде. Шунысын да өстик, 10 000 сумлык ярдәм “бер тапкыр бирелә торган” дип аталса да, чынлыкта, ул ике тапкыр бирелде. Икенчесендә, аны алу өчен гариза язып торуның хаҗәте юк иде.
Русия Пенсия фондының Башкортстан идарәлеге җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ белдерүенчә, әлеге түләүләр бүгенге көндә республикада үсүче 818 меңнән артык бала өчен бирелгән. Әлеге максатка сарыф ителгән акча 17,2 миллиард сум тәшкил итә.
Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында, сез бу түләүләрне алмый калгансыз икән, гариза тапшыру өчен 1 октябрьгә кадәр вакытыгыз бар. Аннан соң, сезгә тиешле бу акчалар “яначак”, ягъни кабаттан бюджетка кайтарылачак.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләүләр турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган. 3 яшькә кадәрге балалар өчен түләү һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү турында тулырак түбәндәге адрестан белергә мөмкин: http://www.pfrf.ru/knopki/zhizn/
Фото: https://tulpar.rbsmi.ru/news/Un-me-sum-akchani-Bashkortstanda-k-pme-keshe-alachak-343120/
Читайте нас: