Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2020, 12:35

Путин Үзбәкстан Президентын котлады

Владимир Путин милли бәйрәмнәре – Бәйсезлек көне уңаеннан Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиевка котлау телеграммасы юллады.Фотода: Шәүкәт Мирзиев.

Котлауда Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Үзбәкстанның икътисади һәм социаль өлкәләрдә ирешкән уңышларын билгеләп үтте, республиканың дөнья аренасында лаеклы абруй казануын, халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим роль уйнавын билгеләде. «Русия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре стратегик партнерлык һәм союздашлык рухында үсә. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без киләчәктә дә безнең дустанә халыклар иминлегенә күп планлы икеяклы багланышларны үстерәчәкбез», – дип ассызыклады Русия Президенты.
Чынлап та, Үзбәкстан һәм Русияне элек-электән үк дуслык җепләре бәйли. Татар яисә башкорт милләте вәкилләренең бу көньяк республикасы белән элемтәләре тагын да күбрәк. Ил өчен авыр елларда байтак якташларыбыз анда юл алды, сыеныр төбәк, эш урыны, торак тапты.
Бүгенге көндә инде үзбәк егетләре Русия төзелешләрендә көч сала, шәхси төзелеш секторында байтак эш башкара, сәүдә нокталарын яшелчә-җимеш белән тәэмин итә. Әйе, дуслык һәм татулык кадерле, аларны саклау, киләчәктә тагын да үстерү бик мөһим.
Читайте нас: