Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2020, 11:46

“Башкортстан сода компаниясе” республика милке булырга тиеш!

Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ билгеләвенчә, компания җитәкчелеге республикага 34 миллиард сум күләмендә зыян китергән.

Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир ПУТИН Куштау янында чыккан каршылыкка үз бәясен биреп, Русия Генераль прокуратурасына “Башкортстан сода компаниясе”нең эшчәнлеген тикшерү бурычын куйган иде. Ил җитәкчесе билгеләвенчә, акционерларга түләнгән дивидендлар күләме кампаниянең сода җитештерү китергән кеременнән артып китә. 2018 елда, мәсәлән, дивиденд түләүгә 12,3 миллиард сум җибәрелгән. Алар офшор зоналарда, Франция, Швейцария кебек илләрдә утырып калган.
Президентның әлеге сүзләреннән соң Русия Генераль прокуратурасы Башкортстан Республикасының Арбитраж мәхкәмәсенә “Башкортстан сода компаниясе” акцияләрен республикага кайтаруны таләп итеп дәгъва җибәрде. Шул уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ үз фикерен белдерде. Җитәкче билгеләвенчә, 2007-2013 елларда “Сода” акционерлар җәмгыятенең акцияләрен республика идарәлегеннән тартып алып, аерым кешеләр исәпләренә күчерү гадел булмаган. Аннан соң оешкан “Башкортстан сода компаниясе” җитәкчелеге республикага 34 миллиард сум күләмендә зыян китергән. Бу акчалар Башкортстанга кире кайтарылырга тиеш.
Радий Хәбиров әйтүенчә, ул Русия Федерациясенең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга 2007-2013 еллардагы республика җитәкчелегенең юл куюы аркасында, җинаятьчел төркемнең республика милкен тартып алуын тикшереп, аңа хокукый бәя бирүен сораган хат җибәргән.
Кем белә, бәлки әле кайчан гына исемнәре телевизор экраннарыннан, гәзит битләреннән төшмәгән “бөек”ләрнең “утыруын” да күрербез әле...
Читайте нас: