Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2020, 11:20

Күршеләрдә халык саны арта

Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән видеоәңгәмәдә демография һәм экология темаларына аерым тукталды.

Владимир Путинның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән видеоконференция режимында эшлекле очрашуы узды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы тулган көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентына республиканың икътисадый һәм башка күрсәткечләре турында хәбәр итте.
В.Путин Татарстанның күп еллар дәвамында төп күрсәткечләр буенча илдә лидерлар рәтендә торуын билгеләп үтте. Республика җитәкчесенә башкарган эш өчен рәхмәт белдереп, аны һәм республика халкын тагын бер кат 100 еллыгы, республика оештырылуның юбилее белән котлады.
Республика көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы тулган көннәрдә күрше республикада яңартылган милли китапханә, Яр Чаллы татар драма театры, «Йолдызлык» яшьләр театры, Тимер юлчылар мәдәният сарае биналары ачыла. Зур Казан транспорт боҗрасы кысаларында ТАССРның 100 еллыгы исемендәге Магистраль һәм башка әһәмиятле объектлар кулланылышка тапшырыла.
В. Путин Татарстанда халыкның аз булса да табигый артуын уңай күренеш ди бәһаләде, моңа кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен саклау, социаль хезмәт күрсәтү буенча күрелә торган чараларның тулаем комплексы турында сөйли торган күрсәткеч дип бәя бирде. Чистарту корылмалары булган предприятиеләргә, экология өлкәсендәге вәзгыятькә аерым игътибар итәргә кирәклеген әйтте.
Читайте нас: