Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2020, 00:04

Идрис Газиев Казаннан Тукайлы булып кайтты

Ул бу югары бүләккә татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен лаек булды.

Татарстанда ике көн буе Республика көнен, Казанның 1015 еллыгын һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Шул уңайдан Казанда фестивальләр, ярминкәләр, концертлар узды. Бәйрәм алдыннан Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл дә ачылды. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул бу хакта “Фейсбук”та фикерләрен дә язып куйган. “Татарстанның йөз еллыгында бу һәйкәл – Башкортстан белән Татарстан арасындагы дуслыкның үзенчәлекле билгесе булып тора. Барысына да чәчәк ату, тынычлык һәм яхшылык телим!” – дип яза Радий Хәбиров.
Казанда узган бәйрәм көннәрендә Тукай премиясен тапшыру чарасы да узды. Ул коронавирус сәбәпле, кичектерелгән иде. Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз Идрис Газиев та бар. Ул бу югары бүләккә татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен лаек булды.
Татарстан Республикасы төзелүенең 100 еллыгы уңае белән Татарстан җитәкчелеген һәм халкын Русия Президенты Владимир Путин да котлады. Ул котлавын бәйрәм алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән видеоконференция режимында оештырылган сөйләшүендә белдерде. Ул очрашуда Татарстандагы социаль-икътисади хәлләр, коронавирус пандемиясе һәм башка мәсьәләләр хакында да сүз барган.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: