Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2020, 09:34

Ходай эштән аермасын!

1 сентябрьдән Башкортстанда эшсезлек буенча минималь пособие күләме 5175 сумнан 1725 сумга кадәр төшәчәк. Русия Президенты Владимир Путинның “Коронавирус пандемиясе шартларында халыкка ярдәм күрсәтү чаралары” турындагы Указына ярашлы, май аеннан август ахырына кадәр эшсезләр зуррак күләмдәге пособие алганнар иде. Хәзер пособие элекке, коронавируска кадәрге күләменә кайта. Бу хакта тулырак – сайтта!

1 сентябрьдән Башкортстанда эшсезлек буенча минималь пособие күләме 5175 сумнан 1725 сумга кадәр киметеләчәк. Русия Президенты Владимир Путинның “Коронавирус пандемиясе шартларында халыкка ярдәм күрсәтү чаралары” турындагы Указына ярашлы, май аеннан август ахырына кадәр эшсезләр зуррак күләмдәге пособие алганнар иде. Хәзер пособие элекке, коронавируска кадәрге күләменә кайта.
Бер үк вакытта, Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 сентябрьдән республикада балигъ булмаган балаларга бирелгән пособиегә өстәмә түләүләр дә туктатылачак. Өч мең сум тәшкил иткән әлеге өстәмә 2020 елның 1 мартыннан май аена кадәр эшсез калган гражданнарның гаиләләрендә тәрбияләнгән һәр балигъ булмаган бала өчен июнь-август айларында түләнде.
Хәзер эшсезлек буенча пособие Русия Федерациясе Законы нигезендә, эшләгән соңгы өч айдагы уртача хезмәт хакына һәм тагын кайбер башка шартларга бәйле рәвештә билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, апрельдән августка кадәр эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 13 949,50 сум күләмендә билгеләнгән иде. Шушы ук күләмдәге дәүләт ярдәмен 1 марттан соң керемнәрен югалткан шәхси эшкуарлар да алды. Аларга бу пособие шулай ук өч айга билгеләнде. Ләкин 1 октябрьдән шәхси эшкуарларга бирелгән әлеге ярдәм дә гамәлдән чыгарыла. Кыскасы, каешларны ныграк буып, Ходай эштән аермасын, дип теләргә генә кала...
Фото: https://www.bashinform.ru/news/1486300-v-bashkirii-s-1-sentyabrya-razmer-posobiya-po-bezrabotitse-umenshitsya-s-5-do-1-7-tysyach-rubley/?sphrase_id=15587246
Читайте нас: