Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2020, 17:30

"Таврида" юлы кая илтә?

Владимир Путин "Таврида" трассасының яңа участокларында автомобиль хәрәкәтен ачты.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Кырым Республикасына эш сәфәре барышында "Таврида" трассасының яңа төзелгән участокларында автомобиль хәрәкәтен эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Президент Русия Федерациясе транспорт министры Евгений Дитрих, "ВАД" АҖ нең генераль директоры Валерий Абрамов һәм "ВАД" АҖ нең баш технологы Андрей Волков озатуында "Аурус" автомобиле руле артында "Таврида" автоюлы участогын узды. Дәүләт башлыгы трасса төзелешенең төрле этаплары турында мәгълүмат стендларын карады һәм «ВАД» АҖ вәкилләре, эшчеләр белән кыскача гына сөйләште, шуннан соң төзелгән кишәрлекләрдә автомобиль хәрәкәте ачылуга рөхсәт бирде. Беренче техник категориядәге «Таврида» дүрт полосалы автомобиль юлы Русия Федерациясенең ике субъекты чикләрендә – Кырым Республикасында һәм федераль әһәмияткә ия Севастополь шәһәрендә урнашкан. Трасса төзелешен төгәлләү 2023 елның ахырына планлаштырыла. 2020 ел ахырына кадәр Керчьтән Севастопольгә кадәр 250,7 км юл эксплуатациягә тапшырылачак дип көтелә.
Читайте нас: