Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2020, 21:21

Русия Белоруссиягә хәрбиләрен кертмәкче

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко үтенече белән Мәскәү хәрбиләр белән ярдәм итәргә әзер. Моның өчен җитәрлек көчләр дә оештырылган.

“Александр Лукашенко хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән билгеле бер резерв формалаштыруны сорады. Һәм мин моны эшләдем. Әмма без ситуация контрольдән чыккан очракта гына кулланырга килештек”, – дип белдергән Русия Президенты Владимир Путин “Русия-24” каналы журналисты Сергей Брилевка биргән интервьюсында.
Путин сүзләренчә, резерв “экстремистик элементлар, сәяси лозунглар белән капланмыйча, билгеле бер чикләрне узмыйча, йортлар, банклар яндыра, административ биналарны эләктерергә омтылыш ясамый торып җәлеп ителмәячәк”.
Шул ук вакытта кайбер чыганаклар билгеләре булмаган дистәләрчә машиналарда хәрбиләрнең Белоруссия тарафына юнәлүен хәбәр иткән иде.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Белоруссиядә узган президент сайлауларыннан соң сайлау нәтиҗәләре белән риза булмаган оппозиция каршылык чаралары башлаган иде. 9 августтан башлап митингчылар каршылык чаралары уздыра. Алар Лукашенконың җиңүе белән риза түгел, сайлаулар хәрәмләшү юлы белән узуын белдерә.

Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас: