Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2020, 10:00

Пенсияңә алдан әзерлән!

Русия Пенсия фондының Башкортстан идарәлеге җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ хәбәр итүенчә, 2020 ел башыннан картлык буенча пенсия республикада яшәүче 18 меңнән артык кешегә билгеләнгән. Шуларның 17850се, ягъни 95 проценты, Пенсия фонды бүлекчәләренә алдан мөрәҗәгать иткән. Бу өлкәдәге яңалыклар, хаклы ялга чыгу тәртибе, кирәкле документлар исемлеге, алдан хәстәрләнергә тиешле мәсьәләләр белән, без сезне түбәндәге язмада таныштырырбыз.

Русия Президенты Владимир Путин фикеренчә, закон белән билгеләнгән срокта пенсия билгеләү Пенсия фонды төбәк идарәлекләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Пенсияне билгеләү өчен документларның тулы пакеты кирәк. Бу исемлеккә паспорт (яки шәхесне раслаучы башка документ), стаж турындагы документлар (хезмәт кенәгәсе, хәрби билет), уку турындагы документлар (диплом, аттестат), балалар тууы турында таныклыклар керә. Эш, яшәү урынын, һөнәрне алыштыру, хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматларда хаталар булу – болар барысы да, беренчедән, пенсия күләменә кире йогынты ясарга мөмкин, икенчедән, аны билгеләү вакытын кичектерә ала.
Русия Пенсия фондының Башкортстан идарәлеге җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ хәбәр итүенчә, 2020 ел башыннан картлык буенча пенсия республикада яшәүче 18 меңнән артык кешегә билгеләнгән. Шуларның 17850се, ягъни 95 проценты, Пенсия фонды бүлекчәләренә алдан мөрәҗәгать иткән.
Пенсияне вакытында билгеләү максатыннан, идарә хезмәткәрләре алдагы ике елда пенсиягә чыгучы гражданнар белән алдан эш алып баралар.
Документларны вакытында әзерләү өчен, шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яки Пенсия фонды идарәлеге белән электрон мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзегән эш бирүче оешма аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Башкортстан Республикасында мондый оешмаларның саны 32 меңнән артык.
Документларны алдан тапшыру белгечләргә аларның дөреслеген тиз арада тикшереп, төгәлсезлекләр килеп чыкса, архивларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеген калдыра. Гражданнарга бу очракта архив юлларын таптап йөрергә кирәкмәячәк. Бу эшне Пенсия фонды хезмәткәрләре үзләре эшләячәк.
Документларны алдан тапшыру сезгә булачак пенсиягезнең күләмен алдан белеп торырга да ярдәм итәчәк. Инде хаклы ял вакыты җиткәч, сезгә Пенсия фондына барып тору да кирәкмәячәк. Пенсия вакытына бер ай калганчы, “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетыгыз аша гариза җибәрсәгез, шул җитә. Әлеге гаризаны Пенсия фондының үз төбәгегездәге клиент хезмәтләренә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да тапшырырга мөмкин.
Фото: M.in-news.ru
Читайте нас: