Барлык яңалыклар
Новости
25 август 2020, 14:49

Ростов губернаторы хисап тотты

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашты.

Регион җитәкчесе Президентка Федерация субъектындагы социаль-икътисади хәл турында мәгълүмат бирде.
Русия Президенты 2018 елда да, 2019 елларда да, агымдагы ел башында да авыл хуҗалыгы җитештерүе кимүенә борчылу белдерде.
“Без, әлбәттә, узган елны ит буенча куып җитмибез, әмма тиешле күләмгә калган вакыт дәвамында, ел ахырына кадәр чыгачакбыз”, – диде Владимир Голубев. Ул шулай ук төзелеш, демография турында мәгълүмат бирде. Өлкәдә җил ярдәмендә электр энергиясе алу буенча казанышлар турында сөйләде. Очрашуда губернатор башка күп кенә мәсьәләләр турында да бәян итте.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: