Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2020, 15:29

50 миллиард сумлык әвеш-тәвеш...

Владимир Путин Русия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин белән очрашты.

Алексей Кудрин әйтүенчә, Хисап палатасы 169 тикшерү уздырган. Аларның яртысы бюджет белән бәйле. Генераль прокуратура һәм Тикшерү комитетының хокукый бәяләмәсен таләп иткән 20 хокук бозу ачылган, документлар аларга җибәрелгән. Министрлыкларда һәм ведомстволарда ачыкланган җитешсезләр буенча 131 күрсәтмә тәкъдим ителгән. 50 миллиард сум чамасы суммага һәртөрле хокук бозулар, бюджет акчаларын максатчан кулланмау, бухгалтерлык исәбен, бухгалтерлык исәп-хисабында объектларны һәм чыгымнарны дөрес чагылдырмау, дәүләт сатып алулары процедураларын бозу билгеле булган.
Әлбәттә, пандемиягә дә игътибар ителгән. Дәүләт Думасы, Федерация Советы гарызнамәләре буенча берничә тикшерү уздырылган, алар табибларга түләүләрне бәяләү һәм анализлау белән бәйле.
Шулай ук газлаштыру нәтиҗәләренә бәя бирелгән. Бу өлкәдә элек билгеләнгән планнардан бик нык артта калу бара. Соңгы өч елда план 15 процентка гына үтәлгән. Сәбәпләре: финанслау кыскару бара, чөнки тариф белән чагыштырганда үзкыйммәт күбрәк. Бу аерма гадәттә "Газпром" тарафыннан экспорт кереме хисабына капланган, һәм хәзер ул, әлбәттә, кими. Әмма нигездә җитешсезлекләр компания һәм төбәкләр эшенең синхронлаштырылган булмавы белән бәйле. Планнар берләштерелмәгән. Һәм еш кына магистраль челтәрләр салынган урыннарда, әйтик, район һәм муниципаль челтәрләр әзер түгел.
Хисап палатасы инвалидларга торак бирүне дә анализлаган. Кызганычка каршы, узган ел чиратның өч проценты гына яңа торак белән канәгатьләндерелгән, аннан алдагы елда – алты процент.
Моннан тыш оешмаларны санлаштыру темплпарын карау, урманнарны исәпкә алу, төзелеп бетмәгән объектларны барлау һ. б. эшләр башкарылган.
Читайте нас: