Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2020, 10:29

Төркия Русия газын сатып алырмы?

2020 елның февраленнән Төркия Русия газын сатып алуны 40 процентка киметкән. Шуңа өстәп, узган атнада илнең “Fatiһ” геологик тикшерү судносы Кара диңгез төбендә берничә зур газ яткылыгын эзләп тапкан.

2020 елның февраленнән Төркия Русия газын сатып алуны 40 процентка киметкән. Шуңа өстәп, узган атнада илнең “Fatiһ” геологик тикшерү судносы Кара диңгез төбендә берничә зур газ яткылыгын эзләп тапкан.
Әлеге борт 2020 елның 20 июленнән Кара диңгезнең «Дунай-1» участогында геологик разведка эшләре алып бара. Яңа яткылыклар Болгар һәм Румыния диңгез чикләре киселешеннән ерак түгел урнашкан. Экспертлар бәяләвенчә, табигый газ бик яхшы сыйфатлы. Шулай ук Кыркларели шәһәре тирәсендә дә шундый ук чыганак табылган, дип хәбәр итә ТАСС.
Төркия җитәкчелеге әлегә рәсми рәвештә әлеге мәгълүматны расламады. Әмма Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган шушы көннәрдә «ил өчен яңа эраны ачачак бик яхшы хәбәр» игълан итәргә ниятләве турында белдерде.
2020 елның февраленнән Төркия Русия газын сатып алуны 40 процентка киметкән. Шул ук вакытта Әзербайҗаннан илгә кертелгән газ күләме һәм сыекландырылган ягулык сатып алу сизелерлек арткан.
Хәтерегезгә төшерәбез: Русиядән Төркиягә “Зәңгәр агым” (“Голубой поток”) газүткәргечен төзү турында килешү 2014 елда Русия Президенты Владимир Путинның эш сәфәре вакытында төзелгән иде. Русиянең Төркия белән газ буенча килешүләре 2025 елда гамәлдән чыга.
Фото: https://www.interfax.ru/ftproot/textphotos/2020/08/21/fat700.jpg
Читайте нас: