Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2020, 10:55

Иминлек советында киңәшмә

Европа илләре Белоруссия өчен борчыла.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеоконференция режимында Русия Иминлек советының даими әгъзалары белән уздырган киңәшмәсендә Белоруссиядәге вәзгыять турында фикер алышу булды. Президент сөйләшүдә катнашучыларга бу атнада узган халыкара телефон элемтәләре сериясе турында җентекләп сөйләде. Күрше республиканың эшләренә читтән нинди дә булса тыкшынуның кабул ителмәве турында әйтелде. Һәм барлык проблемаларны җайга салуның әлеге ил җитәкчелеге тарафыннан аның гражданнары белән диалогта гына хәл итү мотлаклыгы ассызыкланды.
Билгеле булуынча, Белоруссиядә узган президент сайлауларыннан соң бу илдәге сәяси вәзгыять киеренке кала. Әлеге мәсьәлә буенча В. Путин Евросовет рәисе Шарль Мишель, Франция президенты Эмманюэль Макрон, ФРГ канцлеры Ангела Меркель белән фикер алышты. Моннан тыш, Белоруссия лидеры Александр Лукашенко белән дә телефонннан өч тапкыр сөйләшү булды.
Киңәшмәдә стратегик тотрыклылык һәм кораллануны контрольдә тоту мәсьәләләре буенча Русия-Америка арасында барган һәм күптән түгел төгәлләнгән консультацияләрнең нәтиҗәләре турында да сүз барды.
Русия Иминлек советының даими әгъзалары шулай ук Русия Федерациясендәге социаль-икътисадый көн тәртибенең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Читайте нас: