Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2020, 09:05

Пенсионерларны хезмәтләндерү күпфункцияле үзәкләргә күчә

Башкортстанда 2020 елның җиде аенда «Минем документлар» күпфункцияле үзәкләре аша (МФЦ) Русия Пенсия фонды вәкаләтләренә караучы 86 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән. Күпфункцияле үзәкләрдән алу мөмкинлеге булган хезмәтләрнең исемлеге – сайтта!

Президент Владимир Путин һәм Русия Хөкүмәте пенсионерларны хезмәтләндерүне Пенсия фондының клиент хезмәтләреннән оешманың рәсми сайтындагы шәхси кабинетларга, электрон сервисларга, «Госуслуги» дәүләт хезмәтләре порталына һәм «Минем документлар» күпфункцияле үзәкләренә күчерү максатын куялар. Башкортстанда 2020 елның җиде ае эчендә «Минем документлар» күпфункцияле үзәкләре аша (МФЦ) Русия Пенсия фонды вәкаләтләренә караучы 86 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән.
Русия Хөкүмәтенең 797 санлы Карары нигезендә Башкортстан Республикасында күп функцияле үзәкләр Пенсия фондына кагылышлы 15 төрле дәүләт хезмәте күрсәтәләр. Аларның иң кирәклеләре түбәндәгеләр:
— Дәүләт тарафыннан бирелә торган пенсияләрне билгеләү һәм түләү;
— Гражданнарга пенсия һәм башка түләүләр күләме турында белешмәләр бирү;
— Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын билгеләү һәм тапшыру;
— Ана (гаилә) капиталы акчаларын тулаем, яисә бер өлешен файдалану турындагы гаризаларны кабул итү һәм тикшерү;
— Гражданнарга аларның шәхси пенсия исәпләренең торышы турында мәгълүмат бирү;
— Гражданнарның соравы буенча, аларның шәхси пенсия исәпләре торышына нигезләнеп, хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бирү;
— 5000 сум күләмендәге өстәмә айлык түләүләр бирү өчен гражданнардан гаризалар кабул итү;
— 10000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү алу өчен гражданнардан гаризалар кабул итү.
Башкортстанда күпфункцияле үзәкләр Пенсия фондына кагылышлы дәүләт хезмәтләрен 2013 елдан бирле күрсәтә. Бүген республикада “Минем документлар” күпфункцияле үзәкләренең 75 филиалы эшли. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә, халыкны хезмәтләндерү күпкә яхшырды һәм уңайлашты. Элек дәүләт хезмәтләрен алу өчен зур шәһәрләргә яки район үзәкләренә барырга туры килсә, хәзер бу эш поселокларда һәм бистәләрдә дә башкарыла.
Күпфункцияле үзәкләрнең якындагы офисын түбәндәге сайттан табарга мөмкин: https://mfcrb.ru/?page_id=4014
Фото: http://i.mycdn.me/i?r=AzEPZsRbOZEKgBhR0XGMT1Rk0RzaLJ8VPALjXH54IAEpCKaKTM5SRkZCeTgDn6uOyic
Читайте нас: